Таныш булыгыз , төркемебез дусты , җырчы , композитор , психолог Гүзәл Хәмидуллина . Ул үз -үзеңне иркен чагылдыру , табигый тавышыңны ачу һәм үстерү белгече , интуитив җырлау дәресләренең авторы һәм алып баручысы да . Гүзәл Хәмидуллина халкыбыз җырларын искиткеч шәп башкара . Киләчәктә без аларны да ишетербез Алла боерса . Ә бүген җырчыбыз башкаруында Коръән сүрәләрен тыңларбыз . Изге Рамазанда Коръән сүрәләрен тыңлыйк , укыйк һәм күңелләребезне сафландырыйк , дуслар ! Гүзәлнең үз сүзләренә колак салыйк әле , чыннан да могҗиза лабаса бу ! " Күбесенчә, тормышның авыр вакытларында Ходайдан җиңеллек сорап, җан азыгы эзли башлыйбыз. Берничә ел элек мин авырып киттем. Табибларга да мөрәҗәгать итеп карадым. Аның да файдасы булды. Ләкин үземне начар хис иттем, хәлем булмады. Хәлемне яхшыртыр өчен төрле ысуллар кулландым. Ул вакытта мин тавыш ачу тренинглары алып бара идем. Тавышның кешегә ничек тәэсир иткәнен яхшы белә идем. Ләкин җырлый башлауга ук хәлем бетә иде. Үзеннән үзе Коръән сүрәләрен өйрәнү, ятлау теләге барлыкка килде. Өйрәнергә тотындым. Көннәр буена хәлем булмаса да, Коръән сүрәләрен туктамыйча икешәр сәгатъ җырлый ала идем. Шулхәтле көч тойдым һәрбер җырлаган сүрәдә. Кәефләр дә әкренләп үзгәрә башлады, көч керде. Төшенкелеккә бирелгән минутларда уйларым, фикерләрем шул ук вакытта узгәреп, унай якка юнәлә башладылар. Шул вакыттан бирле, авыр минутларда гына түгел, тормышымның төрле чакларында Коръән сүрәләрен уку, җырлау мөһим урын алып тора башлады ." #Моңнарыбыздәшәсезне